news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус пандемиясе сәбәпле «Зәкят» фонды мохтаҗларга ике тапкыр кимрәк ит тарата

Корбан ите биш социаль хезмәт күрсәтү оешмасына һәм 700гә якын гаиләгә таратылачак.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле «Зәкят» фонды мохтаҗларга ике тапкыр кимрәк ит тарата
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 август, «Тата-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондын мохтаҗларга тарата торган корбан ите күләме ике тапкыр кимегән.  Бу хакта хәйрия фонды җитәкчесе Булат Марданов әйтте.

«Быел пандемия сәбәпле Корбан гаетендә таратыла торган ит күләме ике тапкырга диярлек кимеде. Узган ел биш ярым тонна ит тараткан булсак, быел өч тонна таратабыз. Бу аңлашыла, узган елны безнең аша сарык алган кайбер кешеләр үзләре кыен хәлдә калды», — ди җитәкче.

Булат Марданов корбан итенең биш социаль хезмәт күрсәтү оешмасына һәм 700гә якын гаиләгә таратылачагын әйтте.

Корбан ите бүген һәм иртәгә таратылачак, ит алырга теләүче мохтаҗлар Корбан гаете алдыннан гариза биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100