news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус пандемиясе кайчан тәмамланачагы билгеле

Covid-19 инфекциясе пандемиясе бөтен планетада күмәк иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешелгәч тәмамланачак.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы пандемиясе бөтен планетада күмәк иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешелгәч тәмамланачак. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) вәкиле Мелита Вуйнович белдерде.

«Җәмгыятьтә иммунитетның җитәрлек дәрәҗәсенә ирешелгәндә, ул вируска < ... > таралу мөмкинлеге бирмәячәк», — дип искәртте ВОЗ вәкиле.

Шул ук вакытта Вуйнович моның җитәрлек күләмдәге кешеләрнең «кыска вакыт аралыгында» коронавируска иммунитеты булырга тиешлеге дигән сүз», — диде.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин Россиядә коронавирус вазгыятенең бик катлаулы булуын әйткән иде. Ул тагын ватандашларны Covid-19 йогышыннан прививка ясатырга чакырды, саклануның иң яхшы ысулы вакцинация икәнлеген искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot