news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус пандемиясе аркасында Татарстан бюджеты 31,6 миллиард сум алып җиткермәгән

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов салым бурычларын түләттерүгә бәйле эшне көчәйтергә йөкләмә бирде.

Коронавирус пандемиясе аркасында Татарстан бюджеты 31,6 миллиард сум алып җиткермәгән
Татар-информ архивы

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына күчерелгән акчаның күләме узган елга карата 23 процентка кимегән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика финанс органнары киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Консолидацияләнгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре, узган ел белән чагыштырганда 23 процентка — 31,6 миллиард сумга кимеп, 105 миллиард сум тәшкил итте», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Быелның беренче яртыеллыгында эчке төбәк продукты күләме узган елга карата — 98,7, сәнәгый җитештерү индексы — 98,9, төзелеш эшләре күләме — 99,7, ваклап сәүдә итү әйләнеше 91,6 процент тәшкил иткән.

«Табышка салым күләме ике тапкыр диярлек кимеде, бу 25,2 миллиард дигән сүз. Әлеге шартларда мөмкин булган барлык резервлардан файдаланырга кирәк. Керемнәр буенча бу барыннан да элек салым бурычларын түләттерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Быелның 1 июленә ул 9,5 миллиард сум тәшкил итә, әҗәтне түләттерү буенча актив эшләргә кирәк», — дип искәртте ТР Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot