news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус нәтиҗәсендә Дәүләт Советында 3,9 млн сумнан артык акча экономияләнгән

Парламент башлыгы сүзләренчә, янга калган акча Татарстан бюджетына күчәчәк.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле чикләүләр нәтиҗәсендә, ТР Дәүләт Советында 3,9 млн сумнан артык акча экономияләнгән. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

«Халыкара контактлар чикләнде. Безнең депутатлар, шәхсән үзем дә быел Страсбургка бармый калдым. Өлкәләр арасында элемтәләр дә видеоконференция режимында алып барылды. Дәүләт Советы эшчәнлегенә бүлеп бирелгән акчадан 3 млн 930 мең сумга экономия булды», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы сүзләренчә, янга калган акча Татарстан бюджетына күчәчәк. «Шушы арада фәрманны имзалаячакмын. Бу акчалар республиканың социаль ихтыяҗларына — медицина һәм белем бирү оешмаларына күчереләчәк», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot