news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус куркынычы булу сәбәпле KazanSummit 2020 күчерелде

Форум быел 18-20 июньдә булыр дип көтелә иде.

Коронавирус куркынычы булу сәбәпле KazanSummit 2020 күчерелде
instagram.com/kazansummit

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус куркыныч булу сәбәпле, Татарстанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2020» XII Халыкара икътисади саммитын үткәрү вакыты күчерелде. Бу хакта чараның Инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Яңа коронавирус инфекциясе кабыну сәбәпле, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гадәттән тыш хәл игълан иткәннән соң, „Россия-Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT“ Халыкара икътисади саммиты кичектерелә. Безнең басмаларга хәбәр итү тамгасын куегыз, ул чакта чараны үткәрү датасы турында беренче булып белә алачаксыз. Катнашучыларның иминлеге һәм сәламәтлеге безнең өчен — барыннан да кыйммәт!» диелә хәбәрдә.

Форум бу елның 18-20 июнендә булыр дип күзалланган иде. Әлегә саммит үткәрүнең яңа даталары билгеле түгел.

Узган ел KazanSummit дөньяның 72 иленнән һәм Россиянең 38 төбәгеннән 3,5 мең делегатны берләштерде. Саммитның максаты — Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100