news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус инфекциясенә каршы дару әзерләү процессы — соңгы стадиясендә

Михаил Мурашко коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны дәвалауда кулланыла торган даруларга кытлык булмавын әйтте.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе үсешен башлангыч этапта туктатырга мөмкинлек бирә торган препарат әзерләнә. Хәзер бу юнәлештәге эш – соңгы стадиясендә. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде.

«Әлегә коронавирус инфекциясенә каршы дару беркемдә дә юк. Хәер, без әлеге авыруны йоктырганнан соң башлангыч этапта аның үсешен туктата торган препарат әзерләүнең соңгы стадиясенә кердек», - дип искәртте министр.

Мурашко сынаулар төгәлләнгәннән соң препарат турында тагын да җентекләбрәк сөйләячәген әйтте. Ул коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны дәвалауда кулланыла торган даруларга кытлык булмавын әйтте.

«Бары тик бер чит ил препаратын китерүдә генә тоткарлыклар бар, җитештерүчеләр аны ясап өлгерә алмый», - диде министр.

Ул Россиядә альтернатив препарат булдыруларын әйтте.

РФ Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгы җитәкчелеге һәм Оборона-сәнәгать комплексы вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә якын арада коронавируска каршы дару уйлап табылачагы хакында белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot