news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус инфекциясен бетерә торган матдә табылган

MedRxiv порталында немец һәм швед галимнәренең шул хактагы тикшеренүләре дөнья күргән.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Гиперхолестеринемияне дәвалаганда кулланыла торган флувастатиннар коронавируска җимергеч йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

MedRxiv порталында немец һәм швед галимнәренең шул хактагы тикшеренүләре дөнья күргән.

Белгечләр ачыклаганча, SARS-CoV-2 вирусының трансляциясен һәм репликациясен «томалап», флувастатин зарарланган күзәнәкләргә йогынты ясый.

Моннан тыш, статиннар ярдәмендә терапия алган ковид-пациентларда күпкә уңайрак клиник нәтиҗә теркәлгән.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, тикшеренү нәтиҗәләре флувастатинның коронавирус йоктырган кешеләргә өстәмә куркыныч тудырмавы һәм авыруның узуына уңай йогынты ясый алуы турында сөйли.

news_right_1
news_right_2
news_bot