news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус эпидемиясеннән соң эшлекле тормышка кайту буенча илкүләм план эшләнәчәк

Чаралар планының стратегик бурычы – яңа чынбарлыкны исәпкә алып, Россия икътисадында озак вакытка исәпләнгән структур үзгәрешләрне тәэмин итү.

Коронавирус эпидемиясеннән соң эшлекле тормышка кайту буенча илкүләм план эшләнәчәк
Илнар Төхбәтов

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин коронавирус эпидемиясеннән соң эшлекле тормышка кире кайту буенча илкүләм чаралар планын эшләргә йөкләмә бирде. Бу хакта ул Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмәдә әйтте.

Илбашы якын арада Хөкүмәткә икътисадка һәм гражданнарга кичектергесез ярдәм чаралары пакетын эшләргә кушты. «Хөкүмәтнең, төбәкләр һәм бизнес белән берлектә, эшлекле тормышны нормальләштерү, мәшгульлекне, гражданнар керемен, икътисад үсешен торгызу буенча илкүләм чаралар планын эшләүгә әзерлекләрен сорыйм», — диде.

Президент әйтүенчә, бу эшне озакка сузмыйча башларга кирәк. Кирәкле карарлар, ресурслар әзерләү зарур.

«Чаралар планының стратегик бурычы — яңа чынбарлыкны исәпкә алып, Россия икътисадында озак вакытка исәпләнгән структур үзгәрешләрне тәэмин итү», — диде Владимир Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot