news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән авыручының башкалар өчен йогышлы булып калу вакыты билгеле

Коронавирус инфекциясе белән җиңел формада авыручылар, өйдә дәваланганнан соң, карантинда җиде көн калырга тиеш. Әгәр шул вакыт эчендә сәламәтләнә башлыйлар икән (авыру симптомнары юкка чыга), кешегә больничныйны ябалар һәм контроль ПЦР-тест үткәрмичә, үзизоляциядән чыгарга рөхсәт итәләр. Әмма күптән түгел булган тикшеренүләр күрсәткәнчә, кайбер очракларда кеше симптомнар барлыкка килгәннән соң җиде көн узгач та, йогышлы булып кала бирә.

Лондон көллиятенең галимнәр төркеме, COVID-19 инфекциясе белән җиңел формада авырган пациентларны тикшерде, бу аларның әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагы булып калу вакытын белү өчен кирәк иде. Тикшеренүчеләр эш нәтиҗәләрен The Lancet та бастырган. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Бары тик һәр бишенче очракта гына инфекцияле кеше авыру симптомнары барлыкка килгәнче вирус бүлеп чыгара башлаган. Ә менә симптомнар барлыкка килү белән кеше инфекцияне тарата башлый, өстәвенә, аерылып чыккан вируслар санының иң югары ноктасы авыруның өченче көненә туры килә.

Йогышлы булу вакыты уртача 5 көн тәшкил итә (авыручыларның күбесендә 3-7 көн). Шул ук вакытта өч авыруның икесе әле һаман да симптомнар барлыкка килгәннән соң биш көн узгач йогышлы булган, ә һәр дүртенчесе авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәннән соң җиде көн узгач инфекция чыганагы булып калуын дәвам иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100