news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус белән авыручылар даруханәгә йөрмәсен өчен дарулар белән тәэмин ителәчәк

Россия сәламәтлек саклау министры төбәк хакимиятләренә диагнозы раслаганнан соң ук пациентларга коронавирустан дарулар бирергә тәкъдим итте.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко төбәкләрнең хакимиятләренә мөрәҗәгать итеп, COVID-19 диагнозы раслаган очракта пациентларга коронавирустан дәвалану өчен дарулар бирергә тәкъдим итте. Инфекция таратмасыннар өчен авыруларның үзләренә даруханәгә барып йөрү ихтыяҗы булмаска тиеш, ди министр. Бу хакта Интерфакс агентлыгы хәбәр итә.

Министр төбәк хакимиятләре вәкилләре белән киңәшмәдә амбулатор рәвештә дәваланган пациентлар өчен бушлай даруларга дәүләттән акча бүленгәнен хәбәр итте.

Шулай ук ул төбәкләр СОVID-19 коронавирусын йоктырган кешеләрне дәвалау өчен махсус койкалар резервы 20 процент булырга тиешлеген әйтте.

«Стационар шартларда сулыш алуда кыенлык кичергән пациентларга кичекмәстән ярдәм тәэмин итәргә кирәк. Дару терапиясе генә күрсәтелгән пациентлар амбулатор шартларда табиб контролендә, шул исәптән телемедицина технологияләрен файдаланып дәваланырга тиеш», — диде Михаил Мурашко.

Элегрәк министр төбәкләрдә коронавирус белән авыручылар өчен хастаханәләрдә дәвалау урыннарының 15 проценты әзер тора, дип әйткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot