news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус белән авыручылар өчен Татарстан хастаханәләрендә меңгә якын буш урын бар

Республика хастаханәләрендә ковидлы пациентлар өчен 4,7 мең урын бирелгән.

Коронавирус белән авыручылар өчен Татарстан хастаханәләрендә меңгә якын буш урын бар
Владимир Васильев

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус белән авыручылар өчен Татарстан хастаханәләрендә 900 урын бар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.

«Яңа коронавирус белән авырый торган пациентлар өчен билгеләнгән 3,8 мең урында кеше ята», — диде спикер.

Татарстан хастаханәләрендә йогышлы авырулар өчең вакытлыча оештырылган госпитальләрдә Covid-19 белән авыручы пациентлар өчен 4,7 мең урын бирелгән.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot