news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус белән авырган КФУ студенты бүген хастаханәдән чыгарылган

Ректор университет укытучылары арасында Covid-19 белән авыручылар булмавын әйтте.

Коронавирус белән авырган КФУ студенты бүген хастаханәдән чыгарылган
Владимир Васил

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән авырган КФУ студенты бүген сәламәтләнеп, хастаханәдән чыгарылган. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров туры эфир барышында әйтте.

«Авырган студент кыз чыгарылды. Анда антитәнчекләр барлыкка килү нәтиҗәсендә, ул бүген авырмаган кешеләргә караганда да үзен яхшырак хис итәдер әле», — диде ректор.

Илшат Гафуров аның Казан кызы булуын, әти-әнисе белән бергә яшәвен һәм аның авыруы аркасында тулай торакларда карантин кертү соравы тумаганын искәртте.

Ректор университет укытучылары арасында Covid-19 белән авыручылар булмавын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot