news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус аркасында, Татарстан судларына журналистларны кертү туктатылды

Республика Арбитраж суды утырышларына гына керү мөмкинлеге бар.

Коронавирус аркасында, Татарстан судларына журналистларны кертү туктатылды
Михаил Захаров

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы булу сәбәпле, Татарстан судлары утырышка журналистларны кертми. Бу хакта республика судларында хәбәр иттеләр.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле саклык чараларын үтәү өчен, суд бинасына чит затларны, шул исәптән журналистларны да кертмәү турында карар кабул ителде. Бу кагыйдә республиканың барлык район судларына кагыла.

«Без журналистлар белән эшләүне дәвам итәбез, аларның барлык сорауларына да җавап бирәбез, әмма читтән торып», — дип аңлаттылар Татарстан Югары суды матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта Татарстан Югары судында барлык төр эшләрне карау буенча эшчәнлек 12 майдан яңартылды, диделәр. Журналистлардан тыш, утырышка битлек һәм перчаткасыз килгән катнашучыларны, шулай ук температурасы 37 градустан югарырак булган кешеләрне кертмәячәкләр.

Журналистлар Татарстан җәмәгать судлары утырышларына бара алмаячак. Алар шулай ук, бинада кешеләр санын минимальләштерү һәм коронавирус таралу куркынычын киметү өчен, утырышларда катнашмаган затларны кертүне чикләде.

Татарстан Арбитраж суды журналистлар өчен ачык. Барлык санитар таләпләрне үтәгәндә, утырышларга керергә мөмкин, дип аңлаттылар Татарстан Арбитраж судында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100