news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус аркасында Хубэй провинциясеннән ашыгыч рәвештә 130 россияле китәргә җыена

Россия илчеге мәгълүматларына караганда, Кытай провинциясе территориясендә 341 ватандаш яши.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 130 россияле, яңа коронавирус кабыну сәбәпле, Хубэй провинциясеннән китәргә әзер. Бу хакта Кытайдагы РФ илчелегенең матбугат атташесы Георгий Егоров хәбәр итте.

Егоров бүгенге көндә 202 ватандаш белән элемтә урнаштырып булганлыгы турында сөйләде. Илчелек Кытай провинциясе территориясеннән тиз арада чыгып китәргә ниятләгән Россия гражданнары исемлеген формалаштыра. Бу хакта пресс-атташе сүзләрен РИА Новости хәбәр итә. Эвакуация 3-4 февраль көннәренә планлаштырылган.

Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне эвакуацияләүгә РФ Һава-космик көчләре самолетларын җилеп итәргә кушты, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр итте.

Хубэй провинциясенең Ухань шәһәрендә пневмониянең яңа төре кабына башлады. Россия илчеге мәгълүматларына караганда,Кытай территориясендә 341 ватандаш яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100