Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Коронавирус аркасында эшләмәгән көннәр өчен хезмәт хакы тулы күләмдә түләнергә тиеш
«Бу көннәр өчен хезмәт хакын киметү яки бөтенләй түләмәү каралмаган», — диде Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган көннәр тулы күләмдә түләнергә тиеш. Бу хакта Татарстан буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов Инстаграмда туры эфирда әйтте.
Ул бу көннәрнең ял көннәре дә һәм эшләми торган бәйрәм көннәре дә түгеллеген әйтте. РФ Президентының 206 һәм 239 Указлары нигезендә эшләми торган көннәрдә хезмәт хакы тулысынча сакланырга тиешлеген искәртте. «Бу көннәр өчен хезмәт хакын киметү яки бөтенләй түләмәү каралмаган», — диде.
Рөстәм Галәвов, хезмәткәрләрнең хокуклары бозылса, Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Электрон почтага хат белән дә юлларга мөмкин. 8 (843) 528-27-40, 8-991-190-25-95 (тәүлек буе) номерлары буенча кайнар линиягә шалтыратып та сорашырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз