news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Олег Коробченко: 2026 елда Казан авиация заводы өч Ту-214 самолеты җитештерергә тиеш

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында модернизация үткәрү һәм Ту-214 пассажир самолетын серияләп чыгару турында сөйләде.

«2026 елда өч самолет җитештерелергә тиеш. Комплектлаштыру, тәэмин итүгә бәйле проблемалар бар. Республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан башлап гади хезмәткәрләргә кадәр барысы да моның белән шөгыльләнә», - диде Коробченко.

Министр Казада агрегат җыю, механик эшкәртү һәм логистика үзәге корпусларын төзү һәм комплектлау эшләре төгәлләнеп килә, дип өстәде. Яңа җиһазлар сатып алына, 100гә якын зур механик эшкәртү үзәге кайтартыла. Агымлы җыю линиясе цехы файдалануга тапшырыла, ул елына ким дигәндә 20 самолет җыярга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot