Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коробченко ТР Рәисе кадрлар резервы белән сәнәгать өчен проектлар турында фикер алышты
Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Рәисе кадрлар резервы әгъзалары белән очрашты. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда «Телеком Интеграция» компаниясенең акыллы бизнес-чаралар департаменты директоры Дмитрий Дроздиков сәнәгать чараларын унификацияләү өчен цифрлы платформа проектын тәкъдим итте. «ТехВент» җитештерү предприятиесенең генераль директоры Гадел Галләмов сәнәгатьне кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән проект турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар әлеге ике проектны Татарстанда гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алышты. Олег Коробченко авторларга проектларны камилләштерү өчен киңәшләр бирде. Моннан тыш, җитәкчеләргә республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәрә торган чараларда катнашырга тәкъдим иттеләр.
Катнашучылар кадрлар резервы кысаларында республика күләмендәге проектлар уйлап таба һәм тормышка ашыра, аннары аларны Татарстан Рәисенә тәкъдим итәләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз