news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коробченко: Татарстан белән Һиндстан арасындагы товар әйләнеше тугыз тапкыр артты

Коробченко: Татарстан белән Һиндстан арасындагы товар әйләнеше тугыз тапкыр артты
Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше соңгы ярты елда тугыз тапкыр артты, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, республиканың «ИННОПРОМ. Һиндстан» беренче халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашуын шәрехләп.

«Һиндстан – ул 1,5 миллиард кеше яши торган ил һәм Россия җитештергән барлык нәрсәне диярлек кулланырга сәләтле зур базар. Озак еллар без бу потенциалдан тулысынча файдаланмадык. Соңгы ярты елда Татарстан белән Һиндстан арасындагы товар әйләнеше тугыз тапкыр артты, шуңа күрә алга таба үсеш өчен перспективалар бик зур», – дип билгеләп үтте Коробченко.

Аның сүзләренчә, товар әйләнешенең төп өлешен Татарстаннан Һиндстанга экспорт тәшкил итә. Төп экспорт позицияләре арасында терлек һәм үсемлек мае, каучук, резина һәм алардан ясалган әйберләр, органик химия кушылмалары һәм башка товарларны атап үтәргә мөмкин.

Фото: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте

«Бүген без Һиндстанга республиканың нинди бай булуын күрсәткән Татарстан экспозициясен алып килдек. Бездә самолетлар, вертолетлар, кораблар, автомобильләр һәм башка күп нәрсәләр җитештерелә. Безгә Һиндстан базары белән активрак эшләргә һәм анда катнашуыбызны киңәйтергә кирәк», – дип искәртте министр.

Күргәзмә кысаларында Олег Коробченко India Glycols Ltd химия компаниясенең Директорлар советы рәисе Шри ЮС Бхартия, Dron Vayu директоры Маниш Кукрети, шулай ук Һиндстан сәүдә-сәнәгать палаталары федерациясе белән очрашты.

Татарстан делегациясе 9-11 сентябрьдә Нью-Дели шәһәрендә узучы «Иннопром. Һиндстан» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Аның составына Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина керә.

Нью-Делидагы күргәзмәдә катнашу «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot