Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коробченко: Татарстанның чит илләр белән товар әйләнеше 12 процентка арткан
Татарстанның узган елда чит илләр белән товар әйләнеше 12 процентка, экспорт күләме 20 процентка, чимал булмаган һәм энергетика булмаган продукция экспорты 20 процентка арткан. Төбәкара товар әйләнеше 18 процентка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре координация советы утырышында хәбәр итте.
«Бу безнең предприятиеләрнең күбрәк экспортлый башлавын күрсәтә. Дустанә булмаган дәүләтләрнең санкцион басымына карамастан, республика алга таба уңай динамика күрсәтү өчен эшли», – дип белдерде ул.
Бүгенге көндә Татарстанның чит илләрдә 13, РФ субъектларында сигез вәкиллеге бар. Быел Иран һәм Һиндстанда сәүдә-икътисади вәкиллекләр ачылды. Башка илләрдә вәкиллекләр ачу мәсьәләсе дә карала, диде министр.
Аның сүзләренә караганда, республиканың Россия төбәкләре һәм чит илләр 123 хөкүмәтара килешүе бар. Быел 15 яңа килешү төзелгән. «Киләсе елга чаралар планында тагын 15 килешү бар. Бу документлар эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә алга таба хезмәттәшлек итүнең төп максатларын һәм механизмнарын билгели», - дип ассызыклады Коробченко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз