news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коробченко Татарстан металлургларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Коробченко Татарстан металлургларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко металлургия тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына Металлурглар көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Сезнең хезмәтегез югары квалификация, сабырлык һәм эшкә тугрылык таләп итә. Сезнең корыч холкыгыз, үҗәтлегегез булмаса, машина төзелеше, төзелеш һәм икътисадның башка төп тармаклары үсеш кичермәс иде», - диелә котлауда.

Коробченко искәрткәнчә, республикада металлургия тармагы Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Яшел Үзәндә һәм Кукмарада урнашкан предприятиеләр белән тәкъдим ителгән. Ул билгеләп үткәнчә, аларның һәркайсында үз эшенең осталары бар, алар ярдәмендә металлургларның киләсе буыннарына бәяләп бетергесез тәҗрибә тапшырыла.

«Бу көнне зур дәүләт проектларын гамәлгә ашыруга керткән өлешегез, инновацион идеяләрне детальләргә һәм конструкцияләргә әйләндергәнегез өчен һәрберегезгә олы рәхмәтемне белдерәм», – дип искәртте ТР сәнәгать һәм сәүдә министры.

«Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа хезмәт җиңүләре телим! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрсен, ә эшегезне нәтиҗәләре горурлык хисләре уятсын һәм республикага, илгә зур файда китерсен!» - дип өстәде Олег Коробченко.

news_right_1
news_right_2
news_bot