Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Олег Коробченко сәнәгать роботлары җитештерүченең яңа куәтләрен бәяләде
Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Эйдос Робототехника» компаниясенең «Химград» технополисында урнашкан яңа җитештерү мәйданчыгында булды. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эш сәфәре вакытында ул предприятие эше белән танышты һәм роботларны локальләштерү белән шөгыльләнүче җитештерү командасы белән очрашты.
Моннан тыш, компания Россиянең иң зур югары уку йортларын роботлар белән тәэмин итә.
Сәфәр вакытында Олег Коробченко предприятие җитәкчелеге белән «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары» технологик лидерлык илкүләм проекты кысаларында хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук республикада роботизацияне үстерү турында фикер алышты.
Министр билгеләп үткәнчә, Татарстан сәнәгый роботлар саны буенча Россиядә – бишенче, аларның тыгызлыгы буенча икенче урынны били. Аның сүзләренчә, республика бу күрсәткечләрнең тотрыклы үсешен саклап калырга ниятли.
Коробченко белдергәнчә, 2030 елга Татарстанда сәнәгать роботлары паркы якынча дүрт тапкыр артырга мөмкин. Ул нефть химиясен, автомобильләр һәм машина төзелешен, металлургия һәм электрониканы үсешнең төп юнәлешләре дип атады. Монда автоматлаштыру предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген һәм көндәшлеккә сәләтен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз