Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коробченко Казанда узган ярышлар турында: Кемдер ишүдән туктаса, көймә әйләнеп каплана
ТР Премьер-министры урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко журналистларга «РОСТКИ» форумы кысаларында Казанның Түбән Кабан күлендә «Аждаһа» дип аталган Кытай көймәләрендә узган ярышлар турында сөйләде. Ярышларда 18 команда – республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм оешмаларыннан 200дән артык спортчы катнашты.
Коробченко билгеләп үткәнчә, ул ишү Федерациясенә килгәндә ярышларга бары тик 30 кеше – узышчылар һәм тренерлар гына җыелган. Әмма кешеләр аны күрсен өчен теләсә нинди спорт төре массакүләм һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Предприятиеләрне коллективларны берләштерә торган командалы уенга чакырдылар һәм алар чакыруны рәхәтләнеп кабул итте.
«Безнең предприятиеләр, спортчылар, федерация һәм сәнәгатьчеләр берләшкәч, яхшы нәтиҗә килеп чыкты. Безнең төп бурыч - байдарка һәм каноэларда ишү кешеләрдә кызыксыну уятсын, балаларыбыз да аңа кушылсын. Кышын чаңгыда йөрергә, ә җәен байдаркаларда яки каноэларда ишәргә була», - диде Коробченко.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый ярышлар мәдәниятеннән алынган, анда көймәләрдә дистәләгән һәм хәтта йөзләгән кеше булырга мөмкин. Биредә спорт та, мавыгу да бар, әмма иң мөһиме – команда рухы. Әгәр берәрсе ишүдән туктаса яки бер як хәлсезләнсә, көймә әйләнеп капланырга мөмкин, дип искәртте Коробченко.
Предприятиедәге кебек үк, корабта да шулай - бөтен команда нәтиҗәгә, җиңүгә эшләргә тиеш. Җиңүгә бары тик команда рухы белән генә ирешеп була. Һәм иң мөһиме - яхшы кәеф», - дип өстәде министр.
Ярышлар 200 метрлы дистанциядә узды. Һәр көймәдә - 12 кеше: ун ишкәкче, бер рулевой һәм бер барабанчы. Ярышлар Россия һәм Кытай арасындагы икътисади дуслыкка багышланган «РОСТКИ» форумы программасының бер өлеше булды. 17 августта «Казан Экспо»да төп эшлекле программа башлана.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз