news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коробченко БРИКС кысаларындагы күргәзмә турында: Максат – Татарстан сәнәгатен күрсәтү

20-25 октябрьдә Казанда XVI БРИКС саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» дигән күргәзмә эшләячәк. Экспозиция ике мәйданчыкта оештырылган: зур техника тәкъдим ителгән күргәзмәнең бер өлеше – ТР Дәүләт Советы каршында, икенчесе республика парламенты бинасында урын алган. Күргәзмәдә Татарстанда эшләүче барлыгы 60 компания үз продукциясен тәкъдим итә, дип белдерде вице-премьер – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

«Күргәзмәдә Татарстанның барлык компанияләре дә түгел, ә товарларын тышкы базарларга чыгарырга теләгән, экспортка йөз тотканнары гына тәкъдим ителгән», - дип искәртте министр.

Коробченко билгеләп үткәнчә, экспозициянең максаты – мөмкин булганча Татарстан сәнәгатен күрсәтү. «Һәм акча эшләү, күпсанлы делегацияләрне җәлеп итү максатыннан да. Ә тулаем алганда, бу бик мөһим эш, аның беркайда да булганы юк иде әле, һәм безгә максималь рәвештә әзерләнеп, бу атнада мөмкин кадәр сыйфатлы итеп эшләргә кирәк», - дип сүзен төгәлләде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры.

Күргәзмәдә Татарстан предприятиеләре җитештерә торган продукциянең тулы спектры (автомобиль, авиация һәм сәнәгать техникасы, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе продуктлары, IT-җиһазлар һ.б.) тәкъдим ителгән. Экспозициянең шактый өлеше халык сәнгать һөнәрчелегенә багышланган. Күргәзмәгә килүчеләр татар халык киемнәре, бизәнү әйберләре белән таныша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100