Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Корноуховода "Армиянең бер көне" дигән кичә уздырылды
Аталы-уллы күркәм 6 гаилә көч сынашты
(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районынының Корноухово авылы Мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Армиянең бер көне” дип исемләнгән чара үткәрелде. Анда аталы-уллы күркәм 6 гаилә көч сынаштылар. Әтиләр исә тиз вакыт эчендә кадак кагу, киенү, спорт күнегүләре ясау, куык кабарту, тизәйткечләр әйтү, табышмакларга җавап бирүдә үзләренең мөмкинлекләрен сынап карасалар, балалар исә рәсемгә карап, кечкенә хикәя төзү, кәгазъдән самолет ясап, шуларны бизәү кебек конкурсларда үзләрен бик яхшы яктан гына күрсәттеләр.
Һәр гаилә аерым бер номинациядә җиңүче дип табылды, һәрбер гаиләгә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип яза районның “Авыл офыклары” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз