news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Коркут ата» төрки дөнья фильм фестивалендә Татарстаннан өч фильм күрсәтелгән

Фестивальдә «Тарлан», «Ехали татары» фильмнары һәм «Ревизские сказки» мультфильмы тәкъдим ителгән.

1-5 ноябрьдә төрки дөньяның мәдәни башкаласы булган Бурсада II «Коркут ата» төрки дөнья фильм фестивале узды.

«Татарстаннан нәфис фильм категориясендә беренче казах-татар фильмы булган Юлия Захарованың «Тарлан» фильмы (2022, 90 мин), документаль фильм категориясендә Салават Юзеевның «Ехали татары» фильмы (2022, 38 мин) һәм анимация категориясендә Сергей Киатровның «Ревизские сказки» мультфильмы (2020, 35 мин) күрсәтелде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда яшәүче техник фәннәре кандидаты Айгөл Зара Кәбирова.

Аның әйтүенчә, фестиваль кысаларында алты категориядә (нәфис фильм, документаль фильм, заман кешесе картинасы, тарихи панорама, фирүзә документаль зона, анимация) барлыгы 52 фильм күрсәтелгән. Шуларның тугызы Россиядән: Татарстан (3), Чувашия (1), Дагыстан (1), Хакасия (1), Тыва (1), Саха (2) республикаларыннан.

Моннан тыш фестивальдә Төркия, Төньяк Кипр Төрек Республикасы, Азәрбайҗан, Иран, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Украина, Молдовия (Гагаузия), Венгрия кино сәнгате әһелләренең хезмәтләре бәяләнгән.

«Чираттагы фестивальне оештыручылар Азәрбайҗанда Төрки дөньяның мәдәни башкаласы - Шуша шәһәрендә үткәрергә ниятли», - диде Айгөл Зара Кәбирова.

  • Әлеге фестиваль Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырыла. Узган ел ул Истанбулда уздырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100