news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корея тамашачысына – татар көйләре

Быелның ноябрендә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры Көньяк Кореягә сәяхәт кылачак

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). Быелның ноябрендә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры Көньяк Кореягә сәяхәт кылачак. Коллектив 10 көн дәвамында Кореянең ун шәһәрендә, шул исәптән башкала Сеулда концерт бирәчәк.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген оркестр репертуарын татар көйләре белән баету ягын кайгырта. Кореядә оркестр музыкантлары тамашачыны татар музыка әсәрләре белән таныштырырга тели.   

Филармониядә Татарстан Дәүләт халык уен кораллары оркестры 1993 елда иҗат итә башлый. Аның сәнгать җитәкчесе профессор Анатолий Шутиков  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Коллектив белән республикабызның Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Юрий Борисенко, Галина Ластовка, Георгий Ибушев, Рөстәм Маликов, Резеда Галимова һәм башка танылган сәнгать осталары хезмәттәшлек итә.  Оркестр рус, чит ил классик музыкасын, XX гасырның танылган композиторлары әсәрләрен башкара. Коллектив башкаруында төрле милләтләрнең халык көйләре музыка сөючеләр күңелен яуларга өлгерә. Аның иҗаты Татарстанда гына түгел, Австрия, Голландия, Алмания илләрендә дә таныла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100