news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корея Матбугат фонды делегациясе Татарстан белән таныша

Иртәгә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында алар белән очрашу узачак

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Корея Матбугат фонды делегациясе белән очрашу узачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Корея Матбугат фонды – профессиональ журналистикага ярдәм итүче һәм аны үстерүдә зур роль уйнаган коммерцияле булмаган оешма. Фонд журналистларны укыту буенча төрле программалар эшләп, гамәлгә ашыра, мәгълүмат хезмәтләре күрсәтә, актив халыкара эшчәнлек алып бара. Ул Россия, Украина, АКШ, Кытай һәм Япония белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Россиядәге ИТАР-ТАСС мәгълүмат агентлыгы, Брюссельдәге Ауропа Журналистлар үзәге, АКШ тагы Көнчыгыш һәм Көнбатыш үзәк, Кытайдагы Синьхуа мәгълүмат үзәге, Токиодагы Чит ил матбугаты үзәге Корея фондының чит илләрдәге партнерлары санала.






news_right_1
news_right_2
news_bot