news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корея һәм немец җанатарлары утырган поезд Казанга килде

Бүгенге көндә Казанга мундиальга инде 17 мең кеше килгән.

Корея һәм немец җанатарлары утырган поезд Казанга килде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Корея һәм немец җанатарлары утырган поезд Футбол буенча дөнья чемпионатының Германия — Көньяк Корея матчы  “Казан Арена"да башланырга 6 сәгать 15 минут кала "Казан-1" тимер юл вокзалына килеп җитте.

  • Россия тимер юлларында, Конфедерацияләр Кубогы вакытындагы кебек үк, футбол җанатарларына матчлар узучы шәһәрләргә бару өчен түләүсез махсус поездлар билгеләнгән. 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына Россия тимер юлларында 116 өстәмә поезд билгеләнгән. 24 июньдә 26 мең җанатар белән 45 поезд җибәрелгән.

Бүгенге көндә Казанга мундиальга инде 17 мең кеше килгән. Бу хакта Горький тимер юлының җирле бүлек вәкиле Андрей Темнов сөйләде.

Тимер юлчылар Чемпионатка ныклап әзерләнгән. Чемпионатны уздыручы шәһәрләр арасындагы тимер юл вокзалларында Wi-Fi челтәрендә авторизация мөмкинлеге булдырылган. Бу бигрәк тә чит ил кешеләре өчен бик уңай, чөнки аларның күпчелеге Россия сим-карталарын алмагандыр. Интернетка поезд киткәнгә кадәр дүрт сәгать һәм вокзалга килгәннән соң дүрт сәгатькә тоташырга мөмкин.

Республика башкаласына җанатарларны алып килгән Мәскәү – Казан ике катлы поезды 14 вагоннан тора. Аларның һәркайсында 64әр урын. Поезда Казанга 600ләп кеше килгән. Алар арасында күбесенчә немецлар. Кореялылар сан буенча европалылардан азрак булган. 

“Татар-информ” корреспонденты вокзал перронында ук Германия җанатары, Дуйсбургтагы теш табибы Ганс Дитрих белән аралашкан. Дитрих моңа кадәр Мәскәүдә һәм Екатеринбурта үз командасы уеннарында булган. Ул Россиядәге Дөнья чемпионатында күрелмәгән җылы тәэсирләр булуын әйтте.

“Мин Дөнья чемпионаты финал ярышларын 1994 елдан бирле калдырмыйм, әмма беркайда да мондагы кебек күренешләрне очратмадым. Россия Дөнья чемпионатын уздыра белә”, - диде ул.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100