news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корея галимнәре тюркология өлкәсен КФУ университеты белән берлектә танытачак

Белгечләр сүзләренчә, Кореяда әлеге юнәлеш буенча эшләүче Россия галимнәре әлегә килмәгән.

Корея галимнәре тюркология өлкәсен КФУ университеты белән берлектә танытачак
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Евразиянең төрки халыкларны өйрәнү буенча тикшеренү үзәге җитәкчесе, профессор Ынгенг О тюркология юнәлеше Кореяда зур үсеш алмаганын әйтте. “Шуңа күрә дә Кореяда тюркологияне таныту һәм популярлаштыру максатын куйдык”, - дип сөйләде ул КФУда узган очрашуда “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Кореяда тарихны, телләрне өйрәнүче һәм тикшерүче тюркологлар бихисап, әмма Россиядән галимнәр юк. Без Казан федераль университеты белән мөнәсәбәтләрне ныгытып, бу кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә теләр идек. Бездә тюркологларның саны аз булу сәбәпле, көчләрне берләштерергә һәм тюркологияне үстерергә телибез”, - диде галимә.

Ынгенг О Татарстан турында белеп бетермәүләре, монда килгәч татар теле, традицияләре, гореф-гадәтләре белән танышулары турында әйтте. “Ана теле” онлайн мәктәбе белән танышкач, бик тә сөендем: татар телен дөньяның теләсә кайсы төбәгеннән өйрәнеп була икән”, - дип билгеләп үтте ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100