Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районында Чишмә бәйрәме узды
Лаеш районының Урта Девятово авылында XVIII Чишмә бәйрәме узды. Тарихи мирасны һәм халык традицияләрен саклауга багышланган чарага район халкы һәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән кунаклар җыелды.
Бәйрәм чаң тавышы астында вело- һәм мотоузыш белән ачылды. Көн дәвамында спорт, иҗади һәм интерактив мәйданчыклар эшләде.

Чарада катнашучылар өчен Татарстан җыелма командасы катнашында волейбол, бадминтон һәм милли көрәш буенча ярышлар оештырылды.
Кунаклар шулай ук изге Алексий чиркәвенә барды, атка утырып йөрде, Казанның IT-паркы әзерләгән чүлмәкчелек, рәсем сәнгате һәм цифрлы технологияләр буенча мастер-классларда катнашты.

Кич белән фольклор коллективлары, Татарстанның атказанган артистлары һәм «Милаи» дуэты катнашында концерт булды. Программа «Теләк телә» су фонарьлары тамашасы белән тәмамланды.
Урта Девятово авыл җирлеге башлыгы Мария Ватагина бәйрәмне ачканда билгеләп үткәнчә, чишмә тирәсендәге территорияне Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов инициативасы белән 2008 елда төзекләндерә башлаганнар.

Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова муниципалитет җитәкчесе Илдус Зариповның мөрәҗәгатен укыды. Анда бәйрәм районның визит карточкаларының берсенә әверелүе, ел саен төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен җыюы билгеләп үтелә.
«Бәйрәмнең колачы елдан-ел киңәя, кунакларны да күбрәк җәлеп итә. Кешеләр монда чиста су алырга гына түгел, ә бу урынның тарихы белән танышу һәм бәйрәм чараларында катнашу өчен дә килә», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Лаеш районы матбугат хезмәте фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз