news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корбанали ишан Әхмәдов Камил хәзрәт Сәмигуллинга дини эшчәнлек өчен рәхмәт әйтте

Корбанали ишан Әхмәдов Камил хәзрәт Сәмигуллинга дини эшчәнлек өчен рәхмәт әйтте
Фото: ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Кичә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мәрҗани» мәчетендә Нәкшбәндия тәрикаты рухи остазы, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) нәсел дәвамчысы Корбанали ишан Әхмәдов белән очрашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук Мөфти урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, ишанның укучылары катнашты.

Корбанали ишан Әхмәдов Урта Азиядә мәшһүр галимнәрдән санала. Ата-бабалары да ишаннар булган. Аның укучылары бөтен дөнья буйлап таралган. Мөхтәрәм кунак Казанга укучылары белән очрашыр һәм дини дәресләр уздырыр өчен килде.

Очрашу вакытында Камил хәзрәт һәм Корбанали ишан Идел-Урал төбәге мөселманнары рухи мирасы турында фикерләште. Шулай ук алар мөселманнарның теге яки бу мәзхәбкә иярмәве, рухи ярлылык проблемаларына да кагылды һәм боларны хәл итү юлларын карады. Аерым алганда, Камил хәзрәт һәм Корбанали ишан Идел буе һәм, шул исәптән, Урта Азия мөселманнары арасында таралган дини мираска таяну зарурлыгы турында сөйләште. Очрашуда тәсаввуф белән бәйле мирасны өйрәнү мөһимлеге билгеләп үтелде. Чөнки татар дин галимнәренең күпчелеге тәсаввуф, аерым алганда, Нәкшбәндия тарикаты тарафдарлары яки остазлары булган.

Мөфти Камил хәзрәт Корбанали ишанга «Хозур» нәшрият йортында басылып чыккан китапларны: Мөхәммәд әл-Җәзулинең «Дәләил әл-хайрат», Зәйнулла ишан Расүлевнең «Хозыр галәйхиссәлам турында трактатын», «Казан басмасы»н һәм башка басмаларны бүләк итте.

Корбанали ишан Мөфтигә Татарстанда алып барылган дәгъвәт һәм дини эшчәнлек өчен рәхмәт әйтте, өммәткә хезмәттә уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot