Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Корбан гаетеннән соң Казанда ислам турында видеоролик тәкъдим ителәчәк
Видеороликлар татар һәм рус телләрендә әзерләнә
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). “Хозур” нәшрияты Ислам турында видеороликлар сериясен төшерә башлады. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Диния нәзарәте карамагындагы “Азан” радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, өч минутлык әлеге видеороликлар вәгазь, нәсыйхәт, чакыру-мөрәҗәгатьләр жанрында булачак. “Монда гыйлем алуның зарурлыгы, Исламда гаилә кыйммәтләре, бүгенге җәмгыяттә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклауның мөһимлеге һәм зарурлыгы турында вәгазьләр булачак. Шулай ук Ислам динендә хәйриячелек, балаларны, яшьләрне экстремистик агымнардан ничек сакларга, яшьләр белән ничек диалог корырга кебек темалар да була. Видеороликларда, беренче чиратта, районнарның, шәһәрләрнең имам-мөхтәсибләре чыгыш ясаячак. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасарларының мөрәҗәгатьләре булачак. Аннан соң бүген үзләренең бизнесын алып барган, хәләл индустрия, дини юнәлеш белән бәйле, дини оешмалар белән элемтәдә торучы, аларга булышучы эшмәкәр мөселман егетләребез бар. Үзләренең мөрәҗәгатендә алар ак юлдан барып җәмгыятьтә нинди уңышка ирешүләре турында сөйләячәк. Әлеге егетләр яшьләргә үзләренең юнәлешләрен, максатларын билгеләү өчен үрнәк булыр дип уйлыйбыз”, - диде Илнур Фәйзрахманов.
Ул шулай ук видеороликларның ике телдә, рус һәм татар телләрендә төшереләчәген билгеләп үтте.
Беренче видеоролик Корбан бәйрәмнәреннән соң әзер булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз