news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан гаетендә Татарстан Президентының катнашуы көтелә

Казандагы бәйрәм вәгазе мәчетләрдә иртәнге дүрттә башланачак.

Корбан гаетендә Татарстан Президентының катнашуы көтелә
dumrt.ru, Султан Исхаков

(Казан, 6 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Корбан гаете бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бу хакта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Татарстан Президенты Гали мәчетендә узачак бәйрәм намазында катнашачак. Казанда бәйрәм вәгазе иртәнге дүрттә башлана һәм гает намазын уку белән тәмамлана. Татарстанның башка шәһәрләре һәм авылларында вакыт кояш чыгуга карап билгеләнә”, - диде хәзрәт.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100