news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан гаетенә Казанда беренче авыл хуҗалыгы продукциясе сәүдәсе базары ачылырга мөмкин

Бу юлы анда үзләренең товарлары белән республиканың 12 районы һәм Казанның 70ләп җиләк-җимеш продукциясен күпләп сатып алу предприятиесе киләчәк

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 28 ноябрь көнне сәгать 8дә Казанның Авиатөзелеш районындагы Миль ур., 1 адресы буенча урнашкан күпләп сату базасы территориясендә (Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсе заводы артында) авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча көзге ярминкә башлана. Анда үзләренең товарлары белән республиканың 12 районы һәм Казанның 70ләп җиләк-җимеш продукциясен күпләп сатып алу һәм сату предприятиесе киләчәк.

Шул рәвешле, оешуының 15 еллыгы алдыннан Авиатөзелеш районында Корбан бәйрәме көннәренә туры китереп ачылачак ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенә казанлыларның ихтыяҗы зур булуы расланса, ярминкәне даими эшли торган базарга әйләндерү ниятләнә. Әгәр планнар гамәлгә ашса, Авиатөзелеш, якындагы Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында гомер итүчеләр очсыз бәягә сыйфатлы продукция белән ел әйләнәсе тәэмин ителә алачак.

Бу юлы ярминкәдә ит һәм иттән эшләнгән продукция, сөт һәм сөт продуктлары, җиләк-җимеш һәм ярмаларның төрлесе, тере мал, шул исәптән корбан чалу өчен сарыклар да сатылачак, ә бәяләре әллә ни кыйммәт булмаячак, диелә Авиатөзелеш районы хакимиятеннән алынган хәбәрдә.

Ярминкә тантаналы шартларда һәм үзешчәннәр концерты белән бергә үрелеп барачак. В.И.Ленин исемендәге Мәдәният йортыннан ярминкә урынына тиклем ул көнне халыкны сәгать кичке 3кә кадәр 20-30 минутлык интервал белән 2 автобус бушлай ташып торачак.    
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100