Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Корбан гаете вәгазендә Мәрҗанинең хөтбә таягын вакытлыча Камил Сәмигуллинга тапшырдылар
Казанның Мәрҗани мәчетендәге Корбан гаете вәгазендә күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең хөтбә таягы вәгазь вакытында вакытлыча мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырылды. Әлеге үзенчәлекле вакыйга быел икенче тапкыр кабатланды.
«Гает вәгазен зур дулкынлану белән укыйм, чөнки кулымда – Мәрҗани хәзрәтебезнең вәгазь таягы. Кайчандыр ул шушы мәчеттә имам булып хезмәт иткәндә, мөнбәрдән, шушы таякны тотып, вәгазьләрен укыган. Хәзер ул Татарстанның Милли музеенда саклана. Музей җитәкчелеге, бәйрәмне уздыру өчен, аны мәчеткә китерде. Зур рәхмәт! Бу тарихи экспонат гаеткә ямь өстәр, иншәАллаһ», – диде Камил хәзрәт.
Шиһабетдин Мәрҗанинең хөтбә таягы Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен таякны кулына тотып укысын өчен, вакытлыча бирелеп торылды һәм соңыннан музейга кире кайтарылды.
- Дин белгече, мәгърифәтче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең таягы һәм башка шәхси әйберләре бүгенге көндә ТР Милли музеенда саклана. Имам Мәрҗанинең вәгазь алып бару өчен озынча таягы агачтан, башын түгәрәкләп һәм астын тимер белән каплап ясалган. Аны Шиһабетдин Мәрҗанинең оныгы – Зәйнәп Апанаева саклаган һәм 1945 елда музейга тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз