Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Корбан гаете уңаеннан Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда бәйрәм чаралары узачак
Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Корбан гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Мөхтәсибәтләр, гадәттәгечә, паркларда һәм мәчетләр янында бәйрәмнәр оештырачак. Катнашучылар өчен сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викториналар, эстафеталар, милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни программа каралган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
«Кунакларны шулай ук кайнар пылау, коймаклар, тәм-томнар һәм чәй көтә. Моннан тыш, хәләл ашамлыкларны очсыз бәядән сатып алу өчен сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмнәрдә балаларга аерым игътибар биреләчәк», – дип искәртеп узды Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров.
Казанда 27 майда Корбан бәйрәме уңаеннан гомумшәһәр күләмендә «Корбан-фест» гаилә бәйрәме узачак. Ул «Елмай» балалар паркында 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр барачак. Кунакларны сәхнәдә оештырылган программа, төрле уеннарны үз эченә алган балалар зонасы, тарихи реконструкция элементлары булган арт-постановка (урам театры), мастер-класслар, ярминкә һәм ачык һавада фуд-корт көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз