news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корбан Гаете уңаеннан Орехово-Зуевода гаилә бәйрәме булачак

Чарада корбан итеннән әзерләнгән ризыклардан авыз итәргә мөмкин.

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). 1 сентябрь көнне Орехово-Зуево татарлары һәм мөселманнары өчен Корбан Гаете уңаеннан бәйрәм оештырылачак. Бу хакта җирле татарлар активисты Дамир Булатов хәбәр итә. 
 
Чара "Расилят" мөселманнар берлеге һәм "Орехово-Зуево мөселманнары" оешмасы тарафыннан үткәреләчәк. 
 
Гаилә бәйрәменә килүчеләр спорт уеннарында, конкурслар һәм бәйгеләрдә катнаша, тематик лекцияләр тыңлый алачак. Программада нәшидләр, мөнәҗәтләр әйтү дә каралган. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләячәк. Шулай ук корбан итеннән әзерләнгән шурпа һәм пылаудан авыз итү мөмкинлеге дә булачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot