Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Корбан гаете уңаеннан мөселман яшьләре өчен бәйрәм оештырыла
Анда корбан чалу, пейнтбол, бильярд уйнау, балык тоту, атта йөрү һәм Камаль Әл Зантның вәгазен тыңлау көтелә
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). 18 ноябрьдә Татарстан мөселман яшьләренең “Сознание” иҗтимагый оешмасы Корбан гаете уңаеннан “Казан” спорт комплексында бәйрәм оештыра.
Анда корбан чалу, пейнтбол, бильярд уйнау, балык тоту, атта йөрү һәм Камаль Әл Зантның вәгазен тыңлау көтелә.
“Сознание” иҗтимагый оешмасы 2005 елдан бирле Казан мөселманнары өчен Корбан бәйрәменә багышланган чаралар уздыра. 2009 елда алар УНИКС комплексында бәйрәм концерты оештырган иде. Бу хакта оешманың рәсми сайты хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз