news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан гаете уңаеннан Казанда нинди чаралар узачагы билгеле

Быел Казанда корбан чалу 16 махсус мәйданчыкта башкарылачак.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 июльдә, Корбан гаете уңаеннан Татарстан Республикасы мәчетләрендә гает намазлары укылачак. Шулай ук мәчетләрдә гает намазларыннан тыш, Диния Нәзарәте мөхтәсибәтләре татарстанлылар өчен шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәмнәре дә әзерли.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, алар республика шәһәр һәм районнардагы паркларда, стадионнарда, мәчетләр яны территорияләрендә узачак. Алар да ковидка каршы чаралар күреп оештырылачак.

Мисал өчен, Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Корбан Фест» гаилә фестивале узачак. Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен үткәрелә һәм ковидка каршы чаралар күреп оештырыла.

Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде, ул 13:00 сәгатьтә башланачак һәм 17:00гә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар мөнәҗәтләр, нәшидләр, шигырьләр тыңлый алачак, аниматорлардан шоу, вело-шоу һ.б. күрәчәк. Башка шәһәрләрдә гает уңаеннан оештырылучы чаралар турында түбәндәге сылтамадан укып белергә мөмкин.

Чаралар ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештырылачак. Барлык мәчетләрдә һәм корбан чалу урыннарында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри булачак. Кагыйдәләргә түбәндәгеләр керә: битлек, шәхси намазлык куллану, шулай ук кешеләр арасында 1,5 метр буш ара калдыру. Мәчетләргә берьюлы күп дигәндә 100 кешенең кереп намаз укуы рөхсәт ителә. Гаеткә килгән барлык кешеләр дә мәчеткә сыеп бетә алмаган очракта, ишегалдында ачык һавада бәйрәм вәгазен тыңлап, гает намазын уку мөмкин булачак.

Нәзарәт өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлегенә зыян килүдән куркучыларга җәмәгать урыннарына, шул исәптән гает намазына барудан тыелып торырга киңәш итте. Корбан чалу гамәлен дә дистанцион рәвештә заказ бирү һәм итне өйгә китереп бирү хезмәтеннән файдаланып үтәргә мөмкин. Быел Казанда корбан чалу 16 махсус мәйданчыкта башкарылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100