Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Корбан гаете көннәрендә Татарстан мәчетләре гаилә бәйрәмнәренә чакыра
Иртәгәдән Татарстан район һәм шәһәрләрендә Корбан гаете уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре узачак. Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре аларны парклар һәм мәчетләр янында, сабантуй мәйданнарында оештыра.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итиүенчә, бәйрәм чараларына килүчеләрне бәйге-викториналар, эстафеталар, милли уеннар һәм спорт ярышлары каршы алачак, шулай ук сәүдә нокталары һәм чәй эчү урыннары эшләячәк. Чараларның күпчелеген балалар өчен төзелгән махсус программалар тәшкил итә. Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәмнәре Казан, Алабуга, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Буа, Яшел үзән, Арча, Мамадыш, Әгерҗе, Мөслим, Саба, Сарман мөхтәсибәтләрендә үтәчәк.
28нче июньдә Татарстанда башкаласында «Гаилә» мәчетендә янәшәсендә (сәг. 12.30-15.00) татлы мамык, тәмле пылау булачак, кибетләр эшләячәк, күңелле уеннар, эстафеталар, мастер-класслар, батут, пони, паровозлар һ.б. көтелә. Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә 17.00-дә «Корбан Фест» узачак. Бәйрәм уңаеннан 30нчы июньдә «Әхмәдзәки» мәчетендә (сәг. 14.00) балалар өчен Сабантуй үткәреләчәк. Корбан гаете уңаеннан үткәреләсе башка чаралар турында Диния нәзарәте сайтында белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз