news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан гаете көнне "Сөючеләр фида кыла" телемарафонын уздырыла

Ул инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан оештырыла

 (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). 4 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, "Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә, инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан, "Сөючеләр фида кыла" телемарафонын уздыра.

Узган ел нәзарәт Корбан бәйрәмендә беренче мәртәбә хәйрия телемарафоны уздырган иде. Телемарафон яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ ятим инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру максатыннан оештырылды, аны тормышка ашырырга һәм мөселман өммәтендә хәйрия телемарафоны аша игелекле гамәлләр кылырга чакыру дәвам итә.

Узган ел үткәрелгән телемарофон нәтиҗәсендә, Теләче районында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. Хәзерге вакытта биналарны әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерү сорала. Биналарга ремонт ясарга, авыру балалар өчен махсус медицина җиһазлары алырга, үзәкнең тирә-юнендәге җирлекне тәртипкә китерергә, шулай ук балаларны кирәкле урыннарга йөртү өчен микроавтобус алырга кирәк. Әгәр без барчабыз бер булып көчебезне тупласак, әлеге мөһим үзәкне булдыру ниятен дә тормышка ашыра алырбыз, дип мөрәҗәгать иттеләр нәзарәттән.

Һәркем телемарафонда катнашып, инвалид ятимнәргә ярдәм кулы суза ала. Моның өчен 7715 номерына “Закят” сүзен смс-хәбәр итеп җибәрү җитә. 1 смс-хәбәр бәясе 45 сум тирәсе (төгәл сумма операторга бәйле). Менә шушы сумма хәйрия булып күчә. Әгәр дә күбрәк хәер бирергә теләсәгез, “Закят” сүзеннән соң буш урын (пробел) калдырырга һәм сумманы язарга кирәк.

“Аллаһы Тәгалә ниятләребезне, сәдакаләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын. Ярдәмгә мохтаҗларга булышыр өчен мөмкинлекләр бирсен. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән барчабызга бергәләп игелекле гамәлләр кылырга язсын!” – дип, мөрәҗәгатьтә "Яңа гасыр”да тапшырылачак Гает көне чаралары, телемарафон расписаниесе китерелә:
5:00 – 5:30 «Мөнәҗәт әйтәм…»
6:00 – 8:00 ТЕЛЕМАРАФОН “Сөючеләр фида кыла”/”Жертвовать – значит любить”
8:00 – 9:00 “Кол-Шәриф” Җәмигъ мәчетеннән гает намазы
9:00 – 9:30 “Секреты татарской кухни” (тапшыру кунагы - ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин)
11:00 – 12:00 ТЕЛЕМАРАФОН дәвам иттерелә
13:30 – 14:00 «Нәсыйхәт» (мөселманнар турында программа)
16:00 – 16:30 «Татарлар» (Марсель хәзрәт Сабиров белән әңгәмә)
19:00 – 20:00 «Башваткыч» (мөселман активистлары белән ислам кроссвордын чишү)
20:00 – 20:30 Татарстан. Атналык күзәтү (Мөселман флэшмобы ни ул?)
20:30 – 21:20 ТЕЛЕМАРАФОН.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100