news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан гаете көнне Казанда «Корбан Фест» шәһәркүләм бәйрәме узачак

Бәйрәм программасы 13:00 сәгатьтә башланачак һәм 17:00гә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Казанда Корбан гаете уңаеннан М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Корбан Фест» гаилә фестивале узачак.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелә. Оештыручылар кунаклар өчен бай . Катнашучылар мөнәҗәтләр, нәшидләр, шигырьләр тыңлый алачак, аниматорлардан шоу, вело-шоу һ.б. күрәчәк.

Гаилә фестивале «Чорлар бәйләнеше — үткәне, бүгенгесе, киләчәге» концептуаль темасы кысаларында узачак. Программада әлеге теманы чагылдыру өчен паркта 3 күңел ачу зонасы — активити-мәйданчыклар урнаштырылачак. Аларның һәркайсы үткәннең, хәзергенең һәм киләчәкнең тематик мохитенә керергә мөмкинлек бирәчәк.

Беренче мәйданчыкта — «Үткән заман»да балалар өчен төрле мастер-класслар, бисер белән открыткалар, агач һәм күн беләзекләр, аквагрим, твистинг, эстафета һәм башкалар көтелә.

«Хәзерге заман» зонасында мехенди буенча мастер-класслар, гипс сыннар буяу, балчыктан әйберләр ясау, аниматорлар белән уеннар, агач уенчыклар белән уеннар, сабын шоуы һ.б. узачак.

Өченче мәйданчыкта — «Киләчәк» мәйданчыгында киндер тукымада акрил һәм текстур паста белән зур картина ясау, балалар өчен интеллектуаль уеннар, балалар өчен «Рамазан» балалар бакчасына йөрү өчен сертификат уйнату, Mama Spase (әниләр һәм балалар өчен киңлек), фитнес клубка сертификат уйнату, фәнни шоу һ.б. булачак.

Паркта шулай ук фуд-корт эшләячәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100