news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан гаете көнне бәйрәм намазына соңга калмагыз - мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин

Соңга калучылар мәчеткә керә дә алмаска мөмкин, диде ул.

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Мәрьям Насыйрова). Татарстан мәчетләрендә гает намазы кояш чыгу вакытыннан алып ярты сәгать узгач укылачак. Корбан гаете белән бәйле әлеге һәм башка мәгълүмат бүген “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә әйтелде.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Хәбәр итүенчә, Казанда гает намазы 5 сәгать 40 минутта башлана. “Бәйрәм намазында катнашырга теләүчеләр мәчетләргә сәгать биштән дә калмыйча килсеннәр иде. Соңга калучылар мәчеткә керә дә алмаска да мөмкин. Гает көнне җәмәгать транспорты иртәнге дүрттән эшли башлаячак.”

Төп бәйрәм чарасы быел башкаланың Кол Шәриф мәчетендә узачак.

“Татарстан районнарының барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгып ярты сәгать узгач укыла, – дип сөйләде Ярдәм мәчете имам-хатыйбы, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов. – Гает намазы, хөтбә укылганнан соң, махсус билгеләнгән урыннарда Корбан чалу йоласы башланачак. Ел саен гает намазына килүчеләр, корбан чалучылар арта бара. Быел корбан чалу узган еллар белән чагыштырганда да күпкә яхшырак узар дип өметләнәбез. Әзерлек эшләре бик көчле бара”.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин корбанның бары тик гает намазы укылганнан соң гына чалынырга тиешлеген билгеләп үтте. “Пәйгамбәребезнең с.г.в.бер хәдисендә: “Кем корбан гаетенә кадәр чалса, гади ит кенә саналыр. Кем гаеттән соң чалса, ул корбан булып саналыр. Һәм һәрбер йоны өчен Аллаһ Тәгалә шушы кешегә әҗер-савапларын бирер һәм хата-гөнаһларын гафу итәр” диелә.

Гает намазын уку балигълык яше җиткән, сәламәт һәрбер ир кеше өчен тиеш дип белдерде Рөстәм хәзрәт. Үзган елны Казанда гает намазларында 100 меңгә якын кеше катнашкан, бу елны әлеге сан тагын да артыр дип исәплиләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100