Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Корбан гаете җитте
Гыйбадәтләр арасында кылыныр өчен иң хәерлесе – корбан чалудыр
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Корбан гаете (Ид әл-Адха; гарәпчә عيد الأضحى ‘Īdu l-’Aḍḥā) — Хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ураза гаете тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Быел ул 4 октябрьгә туры килә
Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләнә. Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркесия һәм Дагстанда ул рәсми ял көне.
Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкъбир — «Аллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд», — сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярат кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз