news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан гаете иртәнге намаз һәм Коръән сүрәләре уку белән башланды

Корбан гаете иртәнге намаз һәм Коръән сүрәләре уку белән башланды
https://dumrt.ru/

Әлеге минутларда Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Галиев мәчетендә Республикакүләм Корбан гаете бара. Бәйрәм чаралары иртәнге намаз һәм Коръән хафиз Сәидкамал Сөеновнең сүрәләр укуы белән башланып китте.

Сәидкамал Сөенов - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның шәкерте. Ул Коръәнне 15 яшьтә яттан өйрәнгән. Мисырның Әл-Әзхар университетында һәм Төркия мәдрәсәләрендә белем алган.

Галиев мәчетендә 3 сәгать 11 минутта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәновның бәйрәм хөтбәсе көтелә. 3 сәгать 41 минутта гает намазы укылачак. 

Бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм «Хозур ТВ» телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналы аша карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100