news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан гаете алдыннан “Зәкят” фонды авыру балага җайланма өчен акча җыя башлады

Быел акция 13 яшьлек Муса Гариповка ярдәмгә юнәлтелгән.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Ел саен бөек Корбан бәйрәме уңаеннан Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды авыр хәлдәге балаларга ярдәм йөзеннән “Мы вместе” - “Без синең белән” акциясен игълан итә. Быел акция 13 яшьлек Муса Гариповка ярдәмгә юнәлтелгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Муса 4 балалы гаиләдә үсә, берьюлы берничә диагноздан интегә: ДЦП, эпилепсия, күз нервлары зәгыйфьләнгән. Муса урын өстендә генә ята, күрми, еш кына эпилептик өянәкләре була. Әнисе Рузалия ханым балаларын берүзе үстерә. Рузалия ханымда 2 зур бүсер тапканнар, аның эчке органнары да төшкән, шуңа Мусаны күтәрү аңа сәламәтлеге өчен куркыныч. Әни кешегә баланы карауны җиңеләйтер өчен тиз арада бу гаиләгә авыруларны күтәрә торган махсус җайланма кирәк. Аның бәясе – 90 000 сум.

Муса һәм аның әнисенә 7715 номерына ЗАКЯТ яки ЗАКЯТ 300 (300 сум) SMS юллап ярдәм итеп була. “Мусе” дип билгеләп Сбербанк картасына да 6390 0262 9017 998211 (карта “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна исемендә) теләгән кадәр акча җибәрергә мөмкин.

Узган елны “Мы вместе” - “Без синең белән” хәйрия акциясе кысаларында битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән 13 яшьлек Мурат Нәгыймовны дәвалауга 193 мең 159 сум җыелган иде. Акча Мурат тернәкләнү узган медицина үзәгенә күчерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100