Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Корбан гаете алдыннан Татарстанда республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе була
Татарстанда Корбан бәйрәме алдыннан татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесенә старт бирелде. Әлеге конкурс 3 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге малайлар арасында үткәрелә. Аны «Рухи моң» иҗат берләшмәсе «Ханский дом» төзелеш компаниясе һәм «Тәртип» радиосы белән берлектә оештыра. Консультант – Татарстан мөфтияте, диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.
Быел бәйгедә катнашу өчен иң элек «Татар азаны мәктәбе»ндә укып чыгарга, ягъни остазлардан онлайн рәвештә тавыш кую, азан сүзләрен дөрес әйтү, мәкам төзү буенча берничә дәрес алырга кирәк булачак. Остаз белән индивидуаль онлайн шөгыльләнү дә каралган.
Азан милли көй калыпларына нигезләнгән татар мәкаме белән әйтелергә тиеш. Тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгы кагыйдәләрен бозмау, гарәп теле авазларын дөрес әйтү – төп шарт булып тора. Азан яңгыравыклы, күңелдә якты хисләр уята торган булырга тиеш.
Бәйге җиңүчеләре 28 июнь көнне – Корбан гаете көнне билгеле булачак. Җиңүчегә төп бүләк – iPhone тапшыру каралган.
- Конкурс һәм катнашу тәртибе хакында тулырак azan.tatar сайтында танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз