news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан гаете алдыннан Чүпрәледә төзекләндерелүдән соң мәчет ачылды

Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында «Ихлас» мәчете төзекләндерелүдән соң ачылды. Олуг Корбан гаете алдыннан әлеге күркәм вакыйганы хөрмәтләп, чүпрәлеләрнең сөенечен бүлешергә күпләгән кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иганәчеләр кайтты. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Әйтергә кирәк, әлеге авылда ике мәчет эшли: 1990нчы елда төзелгән Үзәк мәчет һәм 2003нче елда салынган «Ихлас» мәчете. Үзәк мәчет 2021нче елда төзекләндерелеп ачылган булса, быел исә авыл халкы, аеруча «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуровның тырышлыгы һәм матди ярдәме белән «Ихлас» мәчете дә зур ремонт эшләреннән соң кулланылышка тапшырылды.

Биредә башкарылган һәм танып булмаслык үзгәрешләрне күреп, танышып, зур рәхмәт сүзләрен белдерергә килүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, районның дин әһелләре, мөгаллимнәр, кайткан кунаклар һәм, әлбәттә, җирле мәхәллә халкы бар иде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тантанада катнашучыларга нәсыйхәт сүзләрен ирештереп, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчет һәм мәдрәсәләрнең ролен билгеләде, рухи яктан чистару, пакьләнү өчен мәчетләргә йөрү кирәклеген билгеләп үтте.

Алга таба Камил хәзрәт мәчетне төзекләндерүдә зур өлеш керткән иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуровка, иганәче Илнур Садриевка, мәчетне төзекләндерү эшләрен җитәкләүче инженер-төзүче Илдар Җаббаровка, Кече Чынлы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Рифкать Туктаровка, мәчетнең мөәзине Рифкать Җамалетдиновка мөфтинең рәхмәте белдерелде.

 

Фото: © «Туган як»

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100