Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Корбан-Фест»та журналист Гөлнирә Абдрахманова: «Апанай апайлары» — һәр бәйрәм бизәге
Казан кирмәне яры буенда, Изге Корбан Гаете уңаеннан «Корбан-фест» дигән чара узды. Бәйрәмдә Казан шәһәренең Апанай мәчете каршында эшләүче «Апанай апайлары» иҗат төркеме сәхнә тотты. Бу хакта Иман мәдәният- мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе, журналистика ветераны һәм Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Гөлнирә Абдрахманова тулырак сөйләде.
«Апанай апайлары» — һәр бәйрәм бизәге. Без бу бәйрәмдә быел икенче тапкыр катнашабыз. Бу юлы да халык күп җыелган. Көн матур кояшлы, табигатьнең гүзәл урынында ачык һавада үтте. Монда мөселман кардәшләребез, балалар белән килгән гаиләләр, яшьләр дә күп иде. Күргәзмәләр, сәүдә рәтләре гөрләп эшләп тора. Балалар мәйданчыкларында төрле уеннар уйнатыла, чынлыкта, монда үзенә күрә, күңелгә рәхәтлек бирә торган атмосфера. «Апанай апайлары» төркеменә тиздән 3 ел булачак. Гомумән, әйтәсем килә: бу чараны быел да көтеп алдык. Без һәрвакыт дини чараларда төркемебез белән еш катнашабыз, чит шәһәрләргә дә барабыз бергәләп», — диде ул «Татар-информ»га.
«Апанай апайлары» иҗат төркеме Дмитровград, Чебоксар якларында да чыгыш ясаган.

«Барыбыз да бертавыштан мөнәҗәтне матур итеп җиткерү үзе ни тора бит! Без үзебезнең тамырларыбызны сакларга тырышабыз, авыл- районнардан мөнәҗәт сүзләрен җыеп, туплап халыкка җиткерәбез. Мөнәҗәт - дини вәгазь дә әле ул, кешенең күңелен сафлый. Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтү, әрвахларга дога кылу - болар тагын да иманны ныгыта, Раббыбызга якынайта, тормышның мәгънәсен аңлата. Без мөнәҗәт кенә әйтеп калмыйбыз, ә Коръән сүзләрен (Аллаһы сүзләрен) җиткерәбез», — дип ассызыклады Гөлнирә Абдрахманова.
Шулай ук «Апанай апайлары» иҗат төркеме җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм җырчы-композитор Гөлсинә Сабирова да үзенең фикерләре белән уртаклашты.
«Киләчәктә мәктәпләрдә укучы кыз балаларга мөнәҗәтләрне өйрәтәсе иде. Алар бит булачак әниләр — үзебезнең бишек җырларын, халкыбыз мөнәҗәтләрен белсеннәр иде. Мөнәҗәт әйтү — ул шулай ук динебезнең бер тармагы, кешене рухи яктан баета торган юнәлеш. Әлбәттә, мөнәҗәтләр әйтергә яшьләрне өйрәтәсе килә. Дин бит матурлыкка, нечкә күңеллелеккә өйрәтә. Күңелдәге җыр, моң мөнәҗәтләрдә чагыла», — диде әңгәмәдәш.

Чара барышында «Апанай апайлары» Салават Фәтхетдиновтан соң чыгыш ясадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз