news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корбан-фестта балалар көрәшендә җиңгән батырга сарык биреләчәк

Корбан-фестта балалар көрәшендә җиңгән батырга сарык биреләчәк
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казанда 6нчы июньдә узачак «Корбан-фест» бәйрәмендә балалар арасында республикакүләм көрәш ярышлары уздырыла. Батырга сарык биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Алтан» мәчете имам-хатыйбының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Айгөл Маһиянова хәбәр итте.

Көрәш бәйгесенә 150дән артык балалар һәм яшүсмерләр теркәлгән. Оештыручылар әйтүенчә, Казан, Татарстаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә киләчәкләр. «Беренче урынга сарык бүләк итәбез», – диде Айгөл Маһиянова.

Ул «Корбан-фест»та балалар өчен программа бик бай булуы турында сөйләде. «Бәйрәмне бөтен конфессия балалары өчен уздырабыз. Биш фотозона оештырыла. Күбәләкләр үзәге киләчәк, балалар күбәләкләр белән фотога төшә алачак, күбәләкләрне бүләк тә итәчәкләр. Балалар өчен бушлай 30лап мастер-класслар үткәрелә. Балалар ярминкәсе оештырыла. Аерым бер урында балалар үзләре күк балаларга төрле эшләнмәләрен сатачак. Унга якын аниматор, таяклар белән йөрүчеләр, аквагрим, жонглерлар һәм башкалар булачак», – диде Айгөл Маһиянова.

news_right_1
news_right_2
news_bot